Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Спорт бәйрәме балаларны берләштерде

Безнең Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасында уртанчы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында «Күңелле старт» уеннары булып узды.

 

Спорт бәйрәменең төп өлешендә - эстафета.

Командаларга йөгерү, сикерүләр, туплар, кегляләр белән эстафеталар тәкъдим ителде. Анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. "Күңелле старт» уенарының барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылдылар. Барысы да финишка беренче килергә тырыштылар. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады.

"Күңелле старт» уеннарында катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп хис иттеләр! Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды.

Балык бистәсе районы Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасының физик тәрбия җитәкчесе Эльмира Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X