Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Сәнгать төне 2021» Бөтенроссия акциясендә катнаштык!

Татарстан авыл китапханәсе 2021 елның 1нче ноябрендә «Сәнгать төне 2021» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Безнең чара «Сәнгать аша бердәмлеккә» дип аталды һәм биш өлештән торды:

- «Әби авызыннан» (безнең даими укучыбыз Рабига апа Акмалова «Көмеш ашъяулык һәм салмак алма» дигән рус халык әкиятен укыды);

- «Сәнгать һөнәрләре турында табышмаклар» интерактив викторинасы;

- Татар телендә «Шүрәле» мультфильмын карау;

- Балалар язучылары музейлары буенча виртуаль экскурсия;

- Мозаик беләзек үрү буенча мастер-класс.

Китапханәчеләр балаларга төрле мәдәниятләрнең һәм милләтләрнең сәнгатьтә берләшү идеясен җиткерергә теләделәр. Чара гадәти булмаган, мәгълүмати яктан бай һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Шулай ук балаларның игътибары «Бердәмлек йөрәкләрне мәңге берләштерә»дигән китап күргәзмәсенә төште. Чара ахырында балалар традицион татар ашлары чәкчәк, кош теле белән тәмле чәй эчтеләр.


Татарстан авылы китапханәсе мөдире Закирова Эльмира Тәлгать кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев