Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сөмбеләне кем белә?

Бар җиһанга алтын нурларын сибеп Сөмбелә атлый.

Аның нурлары тирә-якка таралып, табигатьне сары төскә кертә. Сөмбелә бәйрәме – татар халкының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе.

Сентябрь аеның соңгы атнасы бигрәк кояшлы, җылы булды. Урамда 18-20 градус җылы иде, шуннан файдаланып, без тәрбиячеләр белән киңәшләшеп, урамда Сөмбелә бәйрәмен уздырырга булдык.

Саф һавада бәйрәм бигрәк күңелле уза. Музыка, җырлар тирә-якка тарала. Бәйрәмгә татар төркемнәренең әти-әниләре дә чакырылган иде. Бәйрәм саф татар телендә узды. Балалар шигырьләр сөйләде, “Татар яшьләре”, “Оркестр” биюләре, “Көз килә”, “Көз, көз, әйт әле” һ.б. бик күп җырлар башкарды.

“Бәрәңге чүплибез”, “Агачны киендер”, “Эстафета” уеннары бик күңелле узды. Балаларыбызның Сөмбеләне бер дә озатасылары килмәде, икенче елга тагын да очрашырга сүз куештык, шушы ук урында, шушы ук вакытта.

107нче “Салават күпере” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Алсу Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик зур итеп сезгэ. Мин бик шат!