Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Сөмбелә чибәре-2019"ны сайладык

Алабуганың 31нче балалар бакчасы бу көнне гөр килеп торды.

Тәрбиячеләр, катнашучы нәниләр, аларның әти-әниләре бирегә Татарстан Республикасының  кечкенә Сөмбеләсен сайлап алу бәйрәменә җыелды. Балалар арасында һәр көн, гомумән, аларның мохите үзе бәйрәмгә тиң ул.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә билингваль белем бирүне тормышка ашыру кысаларында, Минзәлә шәһәренең 5нче "Таңкай"балалар бакчасы Алабуга шәһәрендә уздырылган региональ күләмдәге "Сөмбелә чибәре-2019" бәйгесенең 1нче сайлап алу турында катнашты. 32дән артык катнашучы арасында безнең Ралинабыз да бар иде.

2нче сайлап алу турында Минзәлә, Кукмара, Менделеевск,  Алабуга, Мамадыш шәһәрләреннән 10 бала катнашты. Өч этаптан торган -  «Мин – Сөмбелә чибәре!», «Гөл чәчәгеннән билгеле!», «Без сәләтле балалар"дип аталган  мастер-класс  күрсәтү бәйгеләрендә кечкенә сылуларыбыз  үз көчләрен сынадылар. Бу бәйгедә Минзәлә районының данын  яклаучы  иң кечкенә кызыбыз - Ралина “Иң тыйнак Сөмбелә чибәре!» номинациясендә җиңү яулап кайтты.

Конкурска балалардан да битәр әти-әниләр нык борчылды. Әзерләнү, чыгыш ясау мизгелләре җиңел булмаса да, җиңү яулавы рәхәт! Кечкенәдән шундый бәйгеләрдә катнашып үскән балаларга тормыш агымына кереп китү дә кыен булмаячак. Үз балаларыдай якын иткән тәрбияче, педагог апаларына һәм әти-ниләргә зур рәхмәт!


Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев