Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Сәләт»кә, һичшиксез, әйләнеп кайтырбыз!

Көн­нәр мон­да бик тиз уза. Көн дә­ва­мын­да ни­ләр ге­нә эш­лә­ми­без...Тиз­дән – ки­тәсе, ә мин мон­нан ки­тәр­гә те­лә­мим. Го­му­мән, бу хак­та уй­ла­мас­ка ты­ры­шам... Фәридә Хисмәтова үзенең тәэсирләре белән уртаклаша.

Без Би­ләр­дә, «Сә­ләт» фо­ру­мын­да! Дөнь­я­ның иң кы­зык­лы уры­ны бу­лып кү­ңел­ләр­гә ке­реп ка­лыр ин­де ул. Па­лат­ка­лар­да яшә­сәк тә, бик рә­хәт! Саф һа­ва һәм га­дә­ти бул­ма­ган ат­мос­фе­ра.

Мон­да бө­те­не­се си­гез алан (ла­герь) икән. Баш­ка алан­нар без­не: «Сә­лам, Яр Чал­лы»­дип кыч­кы­рып кар­шы ал­ды­лар. Ан­на­ры без дә баш­ка алан­нар­ны: «Сә­ләт Рау­шан кил­де!», «Сә­ләт Аз­на­кай­лар кил­де» дип шат­ла­нып кар­шы ал­дык. «Сә­ләт Ба­тыр» егет­лә­ре дә бик оша­ды без­гә. Без баш­ка алан­нар бе­лән дә дус­ла­шыр­га ты­ры­ша­быз. Әм­ма «Сә­ләт – Яр Чал­лы», бил­ге­ле, кү­ңел­гә иң якы­ны.

 Көн­нәр мон­да бик тиз уза. Көн дә­ва­мын­да ни­ләр ге­нә эш­лә­ми­без. Ир­тән­ге җи­де­дә уя­на­быз, за­ряд­ка­га ба­ра­быз. Кү­ңел­ле му­зы­ка ас­тын­да би­и­без.  

Ан­на­ры ир­тән­ге аш – га­дәт­тә бот­ка, тәм­ле кү­мәч, кай­нар чәй би­рә­ләр. Дә­рес­ләр, мас­тер-класс­лар да баш­лан­ды ин­де – алар­ны бик за­ман­ча укы­ту­чы­лар алып ба­ра. Дә­рес­ләр мәк­тәп­тә­ге ши­кел­ле тү­гел.  Арып ки­тә­сең икән, ты­ныч кы­на йок­лап ал­саң да сүз әй­тү­че юк. Хә­ер, йок­лый­сы кил­ми дә – укы­ту­чы­лар дә­рес­ләр­не бик иҗа­ди-кы­зык­лы итеп үт­кә­рә­ләр бит.

Дә­рес­ләр­дән соң аш­ха­нә­гә төш­ке аш­ка ба­ра­быз. Би­ләр фо­ру­мын­да спорт уен­на­ры да баш­лан­ды. Ма­лай­лар ст­рит­бол­да бе­рен­че урын­ны ал­ды­лар, фут­бол­да да кат­наш­ты­лар. Ә без­нең кыз­лар тен­нис уе­нын­да җи­ңү яу­ла­ды.  

Тә­нә­фес ва­кы­тын­да ки­бет­ләр­дә йө­реп кай­тыр­га бу­ла. «Сә­ләт Стор» да ки­ем-са­лым са­тып алыр­га мөм­кин. Без ярат­кан «Тү­бә­тәй» ки­бе­те дә бар. Кич­ке ча­ра­лар бик кре­а­тив. Күп­тән тү­гел КВН уз­ды, ә аңа ка­дәр без баш­ка алан­нар­га үз бию­е­без­не күр­сәт­тек.

Тиз­дән – ки­тү, ә мин мон­нан ки­тәр­гә те­лә­мим. Го­му­мән, бу хак­та уй­ла­мас­ка ты­ры­шам. Һәм ка­бат әй­лә­неп кай­та­ча­гы­ма, һич­шик­сез, ыша­нам.

Фә­ри­дә Хис­мә­то­ва, Кук­ма­ра шә­һә­ре, 3нче мәк­тәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев