Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сәламәтлеккә иң ышанычлы һәм дөрес юл

«Сәламәтлек турында кайгырту - тәрбияченең мөһим хезмәте. Аларның рухи тормышы, үз көчләренә ышанулары балаларның күңел күтәренкелеге турындагы шатлык-сөенечләренә бәйле». В.А.Сухомлинский

Без - Җәлил бистәсенең 5 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячеләре Нуриева М.В., Вафина Р.М. урта төркем балалары өчен "Сәламәтлек көне" дигән күңел ачу чаралары үткәрдек.

Чараның максаты - балаларның сәламәтлеген ныгытуны дәвам итү, физик һәм әхлакый сыйфатларны үстерү. Балаларны хәрәкәтле уеннарда спорт күнекмәләреннән файдаланырга өйрәтү. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сәламәтлек көне - ул һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Күңелле һәм дәртле атмосфера. Көн дәвамында тәрбиячеләр белән тематик әңгәмәләр, кызыклы физкультминуткалар, иллюстрацияләр, фоторәсемнәр карау үткәрелде.

Балалар урамда төрле уеннар уйнадылар, төрле ярышларда һәм эстафеталарда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Сәламәт яшәү рәвеше - сәламәтлеккә иң ышанычлы һәм дөрес юл. Без үзебез тырышмасак, үз сәламәтлегебезне сакларга беркем дә ярдәм итә алмый. Исән булыгыз!

Тәрбиячеләр: Нуриева М.В.,Вафина Р.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев