Көмеш кыңгырау

Сәлам сезгә Исәнбайдан!

Мин - Әгерҗе районы Исәнбай авылы балалар бакчасына йөрүче Дульмухаметов Айрат. Сезгә сәлам хаты язам.

Миңа 4 яшь, кыш көнен бигрәк яратам. Инде, төрле кар сыннары ясап, биек таулардан шуып туя алмыйм, шундый рәхәт, өйгә дә кайтасы килми.

Балалар бакчасында да һәр ел саен төрле сыннар ясыйлар, тәрбияче апаларыбыз Саликова Лидия апа һәм Нәгыймова Лилия апаларга Зур рәхмәәт!)))

Фотоларны менә монда карагыз:Әгерҗе районы Исәнбай авылында бик матур кар сыннары ясыйлар икән. Айгөл Исмәгыйлева фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: