Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шүрәле дустыбыз белән, бәйрәм иттек бергәләп...

Сезнең кайчан да булса Шүрәле белән дуслашып, уйнапкөлеп, бергәләшеп бәйрәм иткәнегез бар идеме? Юкмени? Минем дә юк иде шул.

Әле узган ялларда гына балалар өчен үткәрелгән "Сабантуй" бәйрәменә килеп кереп, балаларга дип әзерләп куйган бер капчык бүләкләрне урлап урманга качарга уйлаган Шүрәле белән дуслашып, бергәләшеп бәйрәм итеп йөрермен дип һич кенә дә уйламаган идем. Бер мин генә түгел, балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте ул көнне. Баксаң, Шүрәле дускай әллә ни куркыныч та түгел икән бит! Бәйрәмгә бер зилзилә булып килеп кергән Шүрәле дә бик яхшы дус булып чыкты.

Бәйрәмнең дә ниндие иде әле ул көнне! Балаларның чыр-чуыннан, шат авазларыннан авыл гөрләп торды. Баш очында куерган кургаш болытлар бераз кәефләрен кырса да, Шүрәле белән шаярыша-көлешә торгач, бар дөньяларын онытып уеннарда катнаштылар. Татар халкының милли уеннарыннан торган бәйрәмдә алар үзләре генә катнашып калмадылар, Шүрәлене дә капчыкта сикерергә, кул көрәштерергә, уклау һәм аркан тартышырга, күз бәйләп чүлмәк ватарга, уенчыклар кисәргә, бәрәңге җыярга, кашыкка йомырка куеп йөгерергә, җырларга, биергә өйрәттеләр. Оныкларына көч биреп торган әбиләрнең дә, балалары өчен ут йоткан әниләрнең дә читтән генә күзәтеп торырга түземлекләре җитмәде бу көнне. Тырыша-тырыша аркан да тарттылар, бәрәңге дә җыештылар.

“Гумашян” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Григор Гумашян һәм “Кама-АА” кулланучылар җәмгыяте рәисе Александр Романов ярдәме белән оештырылган бәйрәмнән тиз генә таралышырга ашыкмады балалар. Аннан да бигрәк Шүрәлене үзләреннән һич кенә дә җибәрәселәре килмәде аларның.

Әгәр дә көзен урманда гөмбәләр җыйганда каршыгызга Шүрәле килеп чыкса, бер дә гаҗәпләнмәгез яме?! Ул безнең бәйрәмебездә кунак булган Шүрәле дустыбыз булыр. Бәйрәмнәр һәм балалар яратучы Шүрәлене сез дә һич икеләнмичә үзегезгә бәйрәмгә дәшә аласыз. Ә без: “Үсеп килүче буын халкыбызның милли йолаларын онытмасын, дуслыкның кадерен белеп яшәсеннәр!” – дигән матур теләкләр теләп, сабыйларга бүләкләр өләшеп, бәйрәмебезгә нокта куйдык.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X