Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Шәп бабай, шәп әби”

Вәсимә Хәйруллинаның балалар өчен басылган “Шәп бабай, тәти әби” китабы турында бер фикер.

Вәсимә Хәйруллина шигырьләре

Мин Вәсимә Хәйруллина белән узган гасырның алтмышынчы елларыннан таныш. Минзәлә педагогия училищесында укый башлаганда, ул югарырак курсларда белем ала иде. Мин училищены тәмамлагач, язмыш безне янә очраштырды: мине аның туган авылы Чурашка эшкә билгеләделәр.

Вәсимә Лотфулла кызы бик сәләтле чын укытучы иде, мин аңардан бик күп киңәшләр алдым. Әмма ул шигырьләр язуы турында сөйләп йөрмәде. Мин Чураштан китеп шактый еллар узганнан соң, инде китаплары дөнья күрә башлагач кына аның иҗаты белән таныштым. В.Хәйруллинаның шигырьләре искиткеч самими, балалар күңеленә дөньяның, яшәүнең гүзәллеген бөтен тулылыгы белән җиткерәләр.

Тормыш каршылыкларына, үз-үзеңне тәрбияләү мәсьәләләренә кагылганда да, шагыйрә якты буяулар белән эш итә. Аның “Яз” нәшриятында басылган (2019) соңгы китабы “Шәп бабай, тәти әби” дип атала. Без аны оныкларыбыз белән бергәләп укыйбыз. Бу китапны тормыш энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Һәр шигырьдә яшәешебез бизәкләре бала күзе белән тасвирлана һәм ул ниндидер яңа мәгълүмат алып килә:

Чиләктәге сөт ак иде

Әни сыер сауганда.

Ап-ак иде әни аны

Кайнатырга салганда.

Катыкка кояш төшкәнме,

Кызарган ни өчендер.

Юк, савытта катык түгел,

Ята кызыл чөгендер.

“Әби сабаклары” шигыреннән ике генә строфа булса да китермичә кала алмыйм:

Карт әбием безгә килсә,

Сабак бирә һәр эштә:

Савыт-сабаны юмасаң,

Өйдән кача фәрештә.

Авызыңны каплап иснә,

Эчеңә җеннәр тулыр.

Коеп-түгеп ашама, - ди, -

Хатының шапшак булыр.

Гаилә, мәктәп хәлләре, уеннар, бай табигатебез, эшкә өйрәнү, гөрләвекле язлар, җиләкле җәйләр, алтын көзләр, мамык карлы кышлар, тирә-юнебездәге барлык җан ияләре китапның беренче битеннән соңгы битенәчә күңел күзеннән үтә. Игътибарыгызга тагын өч кенә шигъри тамчы тамызыйм әле:

Җиргә ямау салган төсле,

Яшел, сары, кап-кара.

Кояшка көмеш җеп сузып,

Пәрәвез менеп бара.


Кыш бабайның чанасыннан

Ишелгән бөтен йөге:

Тузгыган кар бураннары,

Күренми күкнең йөзе.


Болыннарга, аланнарга

Кояш тамчысы тамган.

Тамып-тамып алтын сары

Тәңкә чәчәкләр калган.


Озын сүзнең кыскасы, бу китап туган җиребезнең, тормышыбызның барлык бизәкләре белән балкып тора. Балаларга, укытучы һәм тәрбиячеләргә шушындый матур бүләк ясаган авторга рәхмәт.


Сәйденур Садриева, Халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев