Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шәмсия апа кунакка килгәч

Интернет технологияләр, айфоннар белән шаулаган заманда, гимназиядә «Аклык – яшәвемнең төп асылы» дип исемләнгән китап укучылар конференциясе үткәрелде. Беләсезме кем килде безгә кунакка? Үзебез укыган «Яшел гармун» китабы авторы – Шәмсия апа Җиһангирова.

Атна-ун көн сыйныфыбыз белән чират торып «Яшел гармун» повестен укып чыктык. Чөнки китап бер генә иде. Районыбызга бер китап дисәм дә, ялгыш булмас. Андагы геройлар белән бергә яшәдек, үткән XX гасырның 60-70 елларына кайтып килгәндәй булдык...

       Китап укучылар конференциясендә Шәмсия апаның катнашуы сорауларга җавап табарга да булышты. «Яшел гармун» повесте, «Килен капкасы» хикәяләре буенча фикерләр алыштык. Бу кичәне туган тел укытучыбыз Зилә апа Авзалова әзерләгән иде.

Шагыйрә, язучы, «Болгар радио»сында «Яшәү яме» тапшыруы алып баручысы, бик күп бүләкләргә лаек булган Шәмсия апа белән очрашуда янәшә утыру, аралашу... Сүз белән генә аңлатып бетереп булмый күңелдә туган хисләрне. Чын мәгънәсендә дулкынландыргыч очрашу булды бу.

Алия Солтанова, Мөслим районы, Мөслим гимназиясе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев