Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Шигьри тәлгәшләр”

Алабуга шәһәрендә “Адымнар - Алабуга” күптелле укыту комплексында бик күңелле һәм истәлекле вакыйга - иҗат әһелләре белән очрашу булып узды.

Мәктәбебезгә күренекле шәхесләр Алмаз Хәмзин, Гөлназ Нуриева, Йолдыз Шәрәпова, Факил Сафин, Лилия Фәттахова, Фәнил Гыйләҗев, Фәүзия Солтан, Газинур Морат, Рифат Җамал кунакка килделәр.

Шагыйрьләр балалар белән бик матур итеп туган телебездә, җылы, күңелле әңгәмә кордылар, үзләренең иҗади тормышлары белән таныштырдылар. Ә укучылар, үз чиратында, аларның иҗат җимешләренә багышланган чыгышларын тәкъдим иттеләр, кызыклы сорауларын бирделәр. Бәйрәм җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Укучылар арасында үз талантларын, осталыкларын күрсәтүчеләр дә күп булды!

Килгән кунаклар “Адымнар – Алабуга” комплексында хезмәт итүче укытучыларга балаларда милли аң тәрбияләргә тырышулары, мәктәпнең администрациясенә монын өчен барлык шартларны тудырганнары өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр!

Без дә мөхтәрәм кунакларыбызга балалар күңелен нечкә тоеп, аларда шигьрияткә мәхәббәт уятырга, дөньяны танып-белергә, татар телен – туган телне үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Шундый матур очрашу-бәйрәмнәргә тагын көтеп калабыз!


Башлангыч сыйныф укытучысы Мөхәммәтҗанова Ләйсән Шакир кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев