Көмеш кыңгырау

Яр Чаллының 4нче "Шаянкай" балалар бакчасында бүген бәйрәм

Җәйнең беренче көнендә, 4 нче "Шаянкай" балалар бакчасы иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.

Бүгенге бәйрәмгә кунаклар килде "Маша һәм Аю", "Шаянкай", "Җәй кызы", "Кызыл калфак". Балалар белән бик күп уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, биеделәр, җырладылар! Шарлар белән салют булды, сабын күбекләре (мыльные пузыри) очырттылар, асфальтка акбур белән рәсемнәр ясадылар! Кыскасы, балалар  бик күңелле ял итте! 

"Шаянкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсирин Габдрахимова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: