Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Саумы, китап!»

Әле кайчан гына 1нче сентябрьне гаилә белән көтеп алган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү йөзеннән 8нче санлы китапханә хезмәткәрләре 21нче урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Саумы, китап!» исемле әдәби бәйрәм уздырды.

Балалар янына кунак булып «Акыллы китап», журнал персонажы Мурзилка һәм шаян Карандаш килде. Әдәби кичә геройлары күңелле бәйгеләр, тапкырлыкка биремнәр, четерекле сораулар әзерләгән иде. Балалар бу чарага җитди һәм җаваплы карап, әзерләнеп килгән, алар хәрефләр турында шигырьләр сөйләде, мәктәп һәм мәктәп тормышы турында күңелле җырлар җырлады. Бәйрәм кунаклары укучыларга китап укучы таныклыгы һәм бердәм укучы билеты тапшырды, ә иң мөһиме, яраткан китапларын бүләк итте. Кичә менә шундый бәхетле мизгелләр белән тәмамланды.

Көн шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәмгә әверелде. Шулай да искеме ул яңамы, калынмы әллә юкамы, зурмы-кечкенәме - һәр яхшы китап күпмедер дәрәҗәдә белем чыганагы.


Яр Чаллы, Ләйсән Хәертдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев