Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Сабыйskils” – сабый күнекмәләре

Балаларның әти-әниләре, якыннары - һөнәри күнекмәләр бирүнең “тере” мисалы. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әти яки әнинең башкарган хезмәте, һөнәре кызыклырак, чынрак.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле һөнәрләр турында башлангыч белем бирү, һөнәрләргә һәм һөнәр ияләренә карата уңай мөнәсәбәт булдыру, балаларның һөнәри күнекмәләрен үстерү максатыннан балалар бакчаларында максатчан эш алып барыла.

Уку елы башында тәрбиячеләр еллык план яки проектлар төзеп, шуның нигезендә ел дәвамында системалы эшчәнлек үткәрәләр.

«Нинди һөнәрләрне беләсез», дигән сорауга нәниләр еш кына җавап бирә алмый аптырап калалар. Кайберләре хәтта үз әти-әниләренең дә кем булып эшләгәнен әйтә алмый. Бу проблеманы хәл итү читен түгел, әлбәттә.

Элегрәк әти-әни эшләгән җиргә экскурсияләргә бару гадәте бар иде. Бала шунда нинди һөнәр иясенең тәгаен нинди эш башкарганын, нинди шартларда эшләгәнен күрә иде. Бу аңа бер тәҗрибә була иде. Хәзер дә мондый эскурсияләрнең кирәклеге сизелә.

"Сабыйskills" - Сабый күнекмәләре. Әлеге проект шул максаттан төзелде дә инде. Балаларның әти-әниләре, якыннары - һөнәри күнекмәләр бирүнең “тере” мисалы. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әти яки әнинең башкарган хезмәте, һөнәре кызыклырак, чынрак. Ул һөнәр иясен нәкъ менә әти-әни образында тудыра.

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә “Сабыйskils” проекты нигезендә авторлык уеннары эшләнде. Балалар белән кызыклы, күп төрле интеллектуаль, сюжетлы-рольле уеннар оештырыла. Моннан тыш, без әти- әниләребезнең эш урыннарында булуны да максат итеп куйган идек. Планыбызны тормышка ашыру максаты белән, аларның эш урыннарында булабыз. Ул гына түгел, балалар үзләре үк, репортер, журналист, телеоператор рольләренә кереп, әти-әниләрдән интервью алып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар.

Безнең төркемдә 29 бала. Әле һөнәрләре белән якыннан танышмаган әти-әниләребез дә шактый. Ел дәвамында алар янында да буласыбыз бар.


Актаныштагы 7 нче балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Кадрия Әдгамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    шәп