Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сабантуй бәйрәме –дуслык бәйрәме ул

Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй.

Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү – безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Җәлил бистәсенең “Әкият ” балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен уздырдык.
Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.
Бәйрәм саф һавада – балалар бакчасы мәйданчыгында үтте. Балалар “Сабантуй” җырын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.“Чүлмәк вату” “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”,”Капкалы”, “Түбәтәй” уеннары да балалар өчен кызыклы булды.Кечкенә дусларыбыз бәйрәм белән якыннан таныштылар, ни өчен, кайчан, ничек һәм кайда үткәргәнлеге турында сөйләштеләр.
Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен биеделәр. Киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.
Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.

Җәлил бистәсенен 5 нче “Әкият” балалар бакчасының тәрбиячеләре Шәмсетдинова А.Ш., Хаҗиева Р.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев