Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рәсем сәнгате – серле дөнья ул

Рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме – йөрәк җылысын салу кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим.

Балалар, сез рәсем ясарга яратасызмы? Хәер, нинди бала рәсем ясарга яратмасын, ди инде! Берәүләргә табигать күренешләрен ак кәгазь битенә төшерергә ошаса, икенчеләр портрет жанрында үз көчләрен сынап карый. Арагызда натюрморт жанрын үз итүчеләр дә бардыр.

Ә сез беләсезме: рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме – йөрәк җылысын салу кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим. Андый картиналар, һичшиксез, башкаларның да күңеленә хуш киләчәк. Ышанмыйсызмы? Алайса, әйдәгез, Зөфәр абыегыз Гыймаев картиналарына күз салыгыз әле. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге рәисе ул.

Нигездә, портретлар остасы буларак танылган, ә алардан безгә театр артистлары, җырчылар, язучылар елмая. Автор бу билгеле шәхесләрне шулкадәр тормышчан итеп тасвирлаган ки, менә-менә җанланырлар да, телгә килерләр сыман. Аларны карагач, рәсем сәнгатенең, чыннан да, тылсымлы дөнья булуына инанасың.

Зөфәр Гыймаев турында сөйләвебез очраклы түгел. Күптән түгел Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәрләре: Гөлүсә Полякова һәм библиограф Гөлнара Мусина, рәссамның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Түбән Кама каласы 6нчы мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары белән очрашып, аның иҗаты белән якыннан таныштырдылар, тормыш юлы турында сөйләделәр, картиналарын күрсәттеләр. Рәсем сәнгате дигән серле дөньяга сәяхәт бик тә кызыклы, мавыктыргыч килеп чыкты.

Сәнгать сәгате укучы балаларга бик тә ошады, кызыклы мәгълүмат беркемне дә битараф калдырмады. Аларның тын да алмый тыңлаулары, берсен-берсе уздырып, сораулар белән күмүләре мондый чараларның балаларга бик тә кирәкле булуын күрсәттә.

Чараның икенче өлешендә китапханәче апалары балаларга осталык дәресе үткәрде. Төсле катыргы, мамык дисклардан ясаган Кыш бабайлар сәнгать әсәрләреннән бер дә ким булмады. Әйтергә кирәк, мәктәп укучылары белән мондый очрашуларны даими рәвештә үткәреп киләбез. Китапханәбездә инде менә ничәнче ел “Кол Гали варислары” клубы уңышлы гына эшләп килә. Узган ел ахырында “Балаларга сәнгать турында сөйлибез” проекты да тормышка ашырыла башлады. Шушы ике проект кысаларында оештырыла торган чараларның төп максаты булып яшь буынны сәнгать дөньясы белән таныштыру, ул-кызларыбызда эстетик зәвык тәрбияләү, аларны матурлыкны күрергә өйрәтү тора.

Гөлүсә ПОЛЯКОВА, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев