Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рәхим итегез, кошкайлар, жимнәр сиптек сезгә, куанып ашагыз!

Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч.

Кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, әти-әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без алардан матур күргәзмә оештырдык, бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышлар житү белән
без кошларга дәшәбез:
Рәхим итегез, кошкайлар,
жимнәр сиптек сезгә,

куанып ашагыз.

Чаллы шәһәре 103нче "Тургай" балалар бакчасынан балалар һәм тәрбиячеләр.


Безнең инстаграмга кушылыгыз! Монда шәп бәйгеләр бара! ► «Көмеш кыңгырау» инстаграмда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев