Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Һәркемгә юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк!

Балачактан алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Шуңа күрә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтү мөһим.

Һәркемгә юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк! Соңгы елларда җөмһүриятебездә автотранспорт саны, юлларда автомобиль хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә очрау куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Балачактан алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Без Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасында балаларга кечкенәдән үк юлда йөрү күнекмәләрен формалаштырабыз, “юл әлифбасын” өйрәтәбез, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрәбез.

Бүген “Юл билгеләре - безнең дуслар” чарасы булып үтте, балалар юл аркылы кайдан һәм ничек чыгарга, светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, транспортны кайсы яктан әйләнеп үтәргә кирәклеге турында ныклы белем тупладылар.

ТАССРның 100лыгы уңаеннан үткәрелүче бәйрәмгә баручы Гали бабайга кыен шәһәр юлыннан узарга ярдәм иттеләр.

Ә килгән кунакларның ОГИБДД җитәкчесе Исмагилов Айрат Ренат улы, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары профилактика бүлеге мөдире, Казан шәһәре ТУның һәм ГБУ “Юл хәрәкәте иминлеге” җитәкчесе Егорова Татьяна Алексеевна балаларга кыйммәтле бүләкләр, яктылык кайтаргыч значоклар бирүе нәниләрне аеруча сөендерде.


Сибгатова Рушания Зыятдин кызы, Насибуллина Миләүшә Рәүф кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев