Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Республикада мәктәпкәчә яшьтәге һәм  кече мәктәп яшендәге балалар өчен BABY SKILLS чемпионаты үтте

Минзәлә шәһәренең 5нче "Таңкай» балалар бакчасы балалары "BABY SKILLS-2022" регионара эшче һөнәрләр чемпионатының III региональ этабында уңышлы чыгыш ясады.

Бакчада тәрбияләнүче Шакирова Ралина (остазы-тәрбияче Закирова В. О.)" Декоратив-гамәли сәнгать "компетенциясендә 1 нче урын, ә Карпова Мария (остазы-тәрбияче Стрекалова М. С.) «Отель белән идарә итү» компетенциясендә 2 нче урынны яулады.

​BABY SKILLS чемпионаты - мәктәпкәчә яшьтәге һәм  кече мәктәп яшендәге балалар өчен күп баскычлы белем алу:  башлангыч һөнәри осталык (SKILLS) төрле һөнәрләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә (башлангыч һөнәри белем бирү пробалары полигоны булдыру).

Чемпионатта Татарстан Республикасының 11 районы катнашты. Чемпионат мәйданчыкларында 181 катнашучы ярышты, 21 баш эксперт, 50 линия экспертлары, 98 мәйданчыкны оештыручылар, 107 техник эксперт, 200 тренер-остаз, 300ләп волонтер эшләде. Якын көннәрдә Шакирова Ралина чемпионатның Бөтенроссия этабында Татарстан Республикасы һәм Минзәлә шәһәре данын яклаячак, анда 27 компетенция буенча илнең 30 регионыннан 300 дән артык яшь россияле катнашачак.

Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев