Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Һәр көнне яңа ачыш

Мин - беренче класс укучысы Мәликә. Мәктәп дөньясы шундый кызык. 21нче декабрдә үземнең беренче конференциядә катнаштым.

Проектның темасын бик тиз сайладык - сөт турында, чөнки ничек итеп сөттән сепаратор аша каймак ясаулары миңа бик кызык иде.

Сепараторны әбидән сорадык, ул безгә аны авылдан алып килде, үзе өйрәтте, күрсәтте. Миңа класстагы сөт белән, күренми торган язу карасы белән үткәргән эксперементлар бик ошады.

Конференциядә бик кызык булды, күп мавыктыргыч мәгълүматлар белдем. Мин анда бер үзем генә түгел, үземнең классташлар белән катнаштым.

Ралина кызыл балчык турында сөйләде, а Марсель – бакыр турында. Бер кызның кефир ясавы һәм безне сыйлавы миңа бик ошады.

Мин дә үзем икенче конференциягә барганда сөт алып барырга дип уйлап куйдым. Конференциядә катнашкан өчен миңа диплом бирделәр, әти-әнием минем белән бик горурландылар.

Конференцияләрдә катнашу бик кызык һәм гаҗәеп дип уйлыйм һәм тагын катнашырга җыенам!

Чаллы шәһәре 54нче гимназиясенең 1нче "а" сыйныфы укучысы Әхмәдуллина Мәликә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев