Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең китапханәдә QR-кодлы, VR-күзлекле китап күргәзмәләре эшли

Китапханәнең төп байлыгы – китаплар булса, шушы китапларны укырга яратучыларның күп булуы – аның яшәеше ул.

Шуңа күрә дә балаларның игътибарын җәлеп итеп, китап укуга кызксыну уятырлык интерактив китап күргәзмәләре булдыру - замана китапханәчесенең төп бурычларыннан берсе булып тора.

Түбән Кама шәһәренең 6нчы балалар китапханәсендә нәкъ менә шундый тырыш, бай фантазияле китапханәчеләр 13нче һәм 14 нче номерлы микрорайон балалаларына хезмәт күрсәтә. Әлеге якты, матур, чиста китапханәгә килеп керү белән серле китап дөньясына чумасың. Чөнки сине электрон микроскоп, виртуаль чынбарлык күзлеге (VR-күзлек), термопринтер һәм кызыклы, игътибарны үзләренә җәлеп итеп тора торган интерактив күргәзмә каршы ала.

«Фән - киләчәккә юл/Наука – дорога в будущее» дип аталган күргәзмә ел дәвамында эшләсә дә, аның яныннан китап кукучы балалар бер дә өзелми.

Чөнки биредә VR-күзлек ярдәмендә фәнни ачышлар, роботлар, космос киңлеге турында мавыктыргыч 3D видеолар карарга мөмкин. Электрон микроскоп аша төрле предметларның зурайтылган сурәтен күрү мөмкинлеге балаларның кызыксынучанлыгын арттыра. Ә иң актив укучылар китапханә оештырган #напечатаютебя челленджында катнашып, термопринтер аша үзенең фотосын ясата ала.

Китапханәнең төп эш юнәлешләренең берсе булып экология тора. Шуңа күрә дә уку залына үтү белән табигать дөньясына килеп кергән кебек буласың.

«Табигатьнең җанлы теле/ Живой язык природы» дип аталган интерактив китап күргәзмәсендә китапны укыганнан соң QR-код ярдәмендә VR-күзлек аша хайваннар, үсемлекләр дөньясы турында кызыклы видеолар карау мөмкинлеге дә тудырылган.

Икенче күргәзмә янына килеп басу белән үзеңне хуш исле болында дип хис итәсең.

«Үләннәрдә җәйнең хуш исе/ Литературная флора» дип исемләнгән интерактив арома-күргәзмәсе балаларны үләннәр турында күбрәк белергә чакыра.

Әлеге үсемлекләр турында искә алынган, яки язылган матур әдәбият, фәнни-танып белү китаплары белән беррәттән хуш исле үләннәр киптереп тутырылган QR – кодлы кечкенә капчыклар, чәчәк букетлары күргәзмәгә җан өреп җибәрә, яшь укучыларыбызның танып-белү эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә.

Кыскасы, яңа алымнар, технологияләр кулланып ясалган интерактив китап күргәзмәләре замана балаларының да, ата-аналарының да китап укуга кызыксынуларын арттыра, ә иң мөһиме, китапханәдән китап укучы өзелми, димәк, китапханә яши.


Түбән Кама шәһәренең 6нчы балалар китапханәсе мөдире Бикушова Гөлфара Габтелхак кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев