Питрау — Сабантуй түгел!
Питрауның Сабантуйдан байтак аермалы якларын таптым.
Күптән түгел Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме узды. Җөри Сабан туе дип тә йөртәләр инде аны. Тик ул Сабантуй түгел! Мин бу бәйрәмдә Питрауның Сабантуйдан байтак аермалы якларын таптым.
Мәсәлән, Питрау бәйрәмендә уттан сикерү дә уздыралар икән. Аннары Питрау бәйрәме һәрвакыт инеш буенда булырга тиеш, дип аңлаттылар миңа. Чөнки таяктан суга сикерү уены да бар Питрауда.
Мин быелгы бәйрәмдә тамашачы гына түгел, катнашучы да булдым бит әле. Без бу күңелле бәйрәмдә берничә бию күрсәттек. Вадим абый Захаров белән танышырга һәм фотога төшәргә дә мөмкинлек булды.
Миңа Питрау бәйрәме бик ошады!
Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев