Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр

Балаларның зур уңышка ирешүләрендә әти-әнинең роле зур. Гаилә нигезе нык булганда гына зур уңышлар казанып була. Ихсановларның тату гаиләсе – моның ачык мисалы.

Шәһәребездә ел әйләнәсендә төрледән-төрле олимпиадалар, конкурслар, әдәби марафоннар, акцияләр үткәрелә. Шушы чараларда катнашучы укучылар елдан-ел арта. Бу сөенечле күренеш, әлбәттә. Мәктәптә укып кайтканнан соң спорт һәм сәнгать түгәрәкләренә йөрүче балаларга карап сокланасың да, кызганып та куясың. Сүз балачагы бәйге-конкурсларга әзерләнеп үткән укучы балалар турында бара. Өстәвенә уку алдынгылары да алар.

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укучы Ихсанов Азат әнә шундыйлардан. "Татар малае-2019" конкурсында призлы урын яулавының икенче көнендә үк Казан шәһәрендә Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән “Без бергә” конкурсында 40ка якын команда арасында 1нче урын алып кайтканнар.

Сыйныф җитәкчесе Закирова Сания Малик кызының әйтүенә карганда, Азат уку буенча да сынатмый, тәртибе дә яхшы икән. 5 яшеннән Балалар сәнгать мәктәбенә "Гөрләвек" бию ансамбленә йөри (Җитәкчесе - Шаязданова Ләйсән Кифарисовна). Ансамбль белән төрле бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулыйлар.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Абыйлары Рафаэль белән Камиль, апасы Наилә дә спортка һәм сәнгатькә гашыйклар. Шулай ук уку алдынгылары да. Төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаган Ихсановларның күптөрле дипломнар, мактау кәгазьләрен санап бетергесез. Балаларның зур уңышка ирешүләрендә әти-әнинең роле зур. Балаларын дөрес юнәлеш биреп тәрбияли алар. Гаилә нигезе нык булганда гына зур уңышлар казанып була. Ихсановларның тату гаиләсе – моның ачык мисалы.


Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясенең педагог-оештыручысы Билалова Гөлсинә Хөснулла кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев