Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Оста куллы әбием - минем горурлыгым

Азнакай шәһәреннән Сәминә исемле кызчык үзенең әбисе турында сөйләргә тели.

Мин - Сәминә исемле кечкенә кызчык. Ә менә минем әбием бик уңган һәм бик булган. Аның кул эшләрен авылда гына түгел, ә якын-тирә авылларда да бик яхшы беләләр. Әбием бер дә тик утырып тормый, һәрвакыт нәрсә белән булса да мавыга торган кеше.

Менә аның кул эшләрен сез дә күрегез әле.

Ул кичләрен утырып урындык япмалары, матур чәчәкләр, хәтта идән паласлары бәйли. Аңа карап торсаң, аның кулларында инәләр гүя бер талгын көйгә матур итеп бииләр. Мин дә әбиемнең өйрәнчеге. Әлегә мин аңа йомгак урарга, сүтәргә, төсләрне аерырга булышам.

 

“Оста куллы әбием”

 

Минем әбиемне авылда

Белмәгән кеше юк.

Кулына нәрсә тотса да,

Аның белмәгән эше юк.

Үзе тегә, чигә, бәйли.

Төймәләр тезә кулдан.

Аның кул эшләрен күрер өчен

Киләләр тирә-юньнән.

Серле җепләр тезелеп киткән,

Гүя салават күпере.

Әбием әйтә: «Балам син дә өйрән,

Эш белү – булдыклылык нигезе!»

Өйрәнермен әле, әбием,

Үсим әле әз генә.

Син - минем горурлыгым,

Син - минем бергенәм!

Шигырьнең авторы - Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.


Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев