Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Торнаязда – күңелле вакыйга

Биектау районы Торнаяз авылында рәссам-график Сәйбаталов Хәйдәр Гозәер улы яшәгән йортта музей ачылды.

Биектау районы Торнаяз авылында рәссам-график, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәйбаталов Хәйдәр Гозәер улы яшәгән йортта музей ачылды. Аның тормыш иптәше, 42 ел иңне-иңгә куеп, бер киңәштә яшәгән, хезмәт ветераны Ифира Зәкәрия кызы тырышлыгы белән оештырган музей-йорт бу!

Музейда рәссамның шәхси әйберләре, документлары, рәсемнәре куелган иде. Педагог, тарих фәннәре кандидаты Әлфия Зәйнулла кызы Хәкимова рәссамның тормышы турында сөйләде.

4нче сыйныф укучысы Раил Сәмигуллин Корьән сүрәләре укыды. Дөбьяз мәктәбе укучылары җырлар башкардылар. Казанның 2нче татар гимназиясендә укучы  Мәрьям Гарипова (рәсемдә) дикъкать белән шигырь укыды. Ул  күршедә яшәүче әби-бабасына кунакка кайтып йөри икән.

Кустанай шәһәрендә 1923 елның 3нче ноябрендә туып, кечкенәдән рәсем сәнгате белән шөгыльләнгән Хәйдәр Сәйбаталов Бөек Ватан сугышында катнаша. Күренекле шәхесләрнең портретларын мәңгеләштерә, аның 5 меңләп график мирасы бар. Күренекле полководецлар, язучылар, сәнгать эшлеклеләре арасында Лев Гумилев, Рудольф Нуриев портретларын атап узарга була.

Рәссам Хәйдәр Гозәер улы Сәйбаталов 2018 елны мәңгелеккә күчте.

Лев Гумилев портреты

Биюче, балет остасы Рудольф Нуриев

Рәссамның  хатыны, музейны оештыручы Ифира Сәйбаталова

Равилә Мөбарәкшина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев