Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Онытылмаслык экскурсия

Мин Актанышыбызда туган як музее барлыгын ишетеп белә идем. Ниһаять, аны үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем.

Мин Актанышыбызда туган як музее барлыгын ишетеп белә идем. Ниһаять, аны үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. 

Без башлангыч класс укучылары белән бергәләп, Туган як музеена бардык. Анда эшләүче апалар бик матур каршы алдылар. Безгә һәр әйбер турында сөйләп чыктылар. Музейда Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев тормыш юлы һәм шәхси әйберләре белән, безнең урманнарда яшәүче, Кызыл китапка кертелгән хайваннарның муляжлары, атаклы спортсменнарның медальләре, киемнәре, төрле эш кораллары, элеккеге савыт-сабалар белән таныштык. Үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык.

Экскурсиябезне янгын сүндерү бүлекчәсендә дәвам иттек. Анда эшләүче янгын сүндерүче абыйлар безгә үзләренең киемнәре, эшләре турында сөйләделәр. Янгын сүндерү машинасына утыртып, шлангтан су сиптереп караттылар. Барыбыз да сорау арты сорау яудырдык. Чөнки безнең монда килүебез, янгын сүндерүче абыйлар белән беренче тапкыр күрешүебез иде. Алар безгә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр. Ут белән уйнарга, яз көне кипкән яфракларны яндырырга ярамаганлыгы турында искәрттеләр.

Без арыган булсак та, бик канәгать идек. Алган кичерешләребез белән уртаклаша-уртаклаша өйләргә таралыштык. 

Шакирова Илзия, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 1нче В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев