Өмәләр гөрләп уза
Чаллының 2нче гимназиясендә өмәләр узды.
Көз – матур ел фасылы. Тирә-як күзләрне камаштырырлык җете сары-кызгылт матур төсләргә күмелә. Яшел төсенең дә рәссамнар таба алмаган әллә нинди купшы төсмерләре күзне иркәли. Шул матурлык белән янәшә көзге эшләр гөрләп бара: коелган яфракларны җыясы, җир казыйсы, агач-куак төпләрен йомшартасы бар.
Чаллының 2нче гимназия укучылары инде сентябрь ахырыннан башлап һәр шимбә саен өмәләр оештырып, гимназия яны бакчасын, территориясен җыештыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев