Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Өлкәннәрне сөендердек

Үзебез ясаган котлау открыткаларын, чәчәк букетларын тотып, өлкәннәребезнең өйләрендә булып, котлап кайттык.

Һәр ел саен безнең мәктәбебездә өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бик матур чаралар үткәрелә. Ә быелгысы бигрәк тә кызыклы чара белән башланып китте.

1нче октябрь көнне мәктәбебездә зур ярминкә оештырылды. Анда без әти-әниләр белән бергә эшләгән кул эшләре,  тәмле итеп пешерелгән ризыклар саттык. Мәктәп гөр килеп торды, ярминкәгә әти-әниләр дә килгән иде. Без үзебез сатучылар да, алучылар да булдык.

Сатудан кергән акчаны нишләттегез, дисезме? Без ул акчаларга өлкәннәребезгә күчтәнәчләр алдык. Икенче көнне классыбыз белән күчтәнәчләребезне, үзебез ясаган котлау открыткаларын, чәчәк букетларын тотып, өлкәннәребезнең өйләрендә булып, котлап кайттык.

Өлкәннәребез бик нык сөенделәр.

Исламов Гомәр Глүс улы, Актаныш районы, Иске Кормаш мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев