Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Олимпиададан – Кара диңгезгә

«Быелгы жәйнең бер көне генә дә минем өчен чыннан да бер елга торырлык» дип яза Актаныштан Энҗе Ильясова. Ул хәзер Кара диңгез буенда ял итә.

Әй эссе җәй, ямьле җәй

Күңелдә хозурлык.

Эй, ямьле җәй бер көнең

Бер елыңа торырлык. (Розалия Төхвәтуллина)

Жәй. Бу өч хәрефтән торган сүз үзенә күпме хатирәләр һәм вакыйгалар сыйдыра. Быелгы жәйнен бер көне генә дә минем өчен чыннан да бер елга торырлык.

Быел мин Кара диңгез буенда, лагерьда ял итәм. «Ничек анда эләктең?» – дип сорарсыз. Мин 2021-2022 уку елында төрле фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яуладым. Алар арасында татар теле фәненнән республика этап олимпиадасы бар иде, мин бу Олимпиадада призёр исеменә лаек булдым. Мине –  укытучым  Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы ел башыннан ук бик яхшы итеп әзерләде, моның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен , чөнки җиңүләр миңа әзерлексез бирелмәс иде. Шулай ук, мин башка төрле конкурсларда да катнашып урыннар яуладым, алар да миңа бу лагерьга барырга ярдәмче булдылар.

Лагерь «Глобус» дип атала. Ул балалар сәламәтлеген кайгырту өчен оештырылган лагерьларның берсе булып тора. Монда төрле спорт чаралары, кичке чаралар һәм төрле-төрле кичәләр уза. Без монда кара диңгез буенда ял итәбез, диңгез һавасын сулыйбыз. Шулай ук, яр буенда волейбол, пионербол кебек уеннарны да күп уйныйбыз. Бу бик күңелле һәм шулай ук, сәламәтлегебезгә файдалы уеннар булып тора. Ә кич дискотека һәм төрле чаралар уздырыла. Хәзерге көннәрдә безнең лагеребезда «серле дус» уены гөрли. Бу уенда үзеңнең серле дустыңа төрле сюрпризлар һәм бүләкләр ясыйсың, аларны берәр кеше аркылы серле дустыңа бүләк итүне сорыйсың. Бу уен бик кызыклы һәм мин аны сезгә дә үз дусларыгыз белән уйнарга киңәш итәм.

Гомумән, бу ай минем өчен иң күңеллесе булды дип уйлыйм. Барыгызга да бу лагерьга киләргә һәм үзегезгә яңа дуслар табырга киңәш итәр идем. Ахырда, минем җәйгә рәхмәт әйтәсем килә, чөнки нәкъ бу ел фасылындагы айлар иң күңелле. Иң рәхәт һәм күңелдә калырлык көннәр белән тулы ул.

Бу айның яме һәм бу лагерьдагы хатирәләр минем күңелемдә мәңге сакланып калачак.

Энҗе Ильясова, Актаныш районы, Сәләтле балалар гимназиясе.


Фотода Актаныш кызлары: Камилә Мисбахова, Гүзәл Харисова, Энҗе Ильясова, Камилә Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев