Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Очрашулар, очрашулар...

Бу юлы китапханәбезгә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсеннән һәм “Аксакаллар шурасы” ннан мәртәбәле кунаклар килде.

Шәһәребездә  яшәп иҗат итүче  шагыйрьләр белән очрашулар  гимназиябез китапханәсендә күркәм гадәткә әйләнде. Шушы  көннәрдә чираттагы очрашу булды.

Бу юлы китапханәбезгә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсеннән һәм “Аксакаллар шурасы” ннан мәртәбәле кунаклар килде. Әдәби очрашу Гөләндәм Исрафил кызы Галиеваның иҗатына багышланды. 

Гөләндәм Галиева Түбән  Кама муниципаль  район хакимиятенең татар телендәге рәсми сайты баш мөхәррире булып эшли. Шигырь-хикәяләре республиканың газета-журналларында басылып килә, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе  әгъзасы булып тора. Гимназиябез укучылары шагыйрәнең шигырьләрен   яттан сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Килгән кунаклар балаларга туган телебезне яхшы белүдә, туган җиребезне яратуда, кешелекле булып үсүдә  үгет-нәсыйхәтләр бирделәр һәм тормышта нинди генә һөнәр сайлауларына карамастан туган телебезне яхшы белергә кирәклеген әйттеләр.  

 

 

 

 


Кичә бик күңелле үтте, аннан барысы да канәгать булып, тагын да шундый очрашуларда катнашырга теләкләрен белдереп таралыштылар, килгән кунаклар белән күмәк фотога төштеләр.

 

Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия китапханәсе мөдире Гөлнара Галимова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев