Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Очрашу уздырдык

31нче мәктәптә җомга көн иртәдән үк шаулап–гөрләп торды. Мәктәптә бит зур яңалык. Бүген ел саен уздырыла торган традициябезне дәвам итеп, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева белән очрашу уздырырга уйладык.

Әдәбият белән кызыксынучы һәркемгә ул инде күптәннән таныш. Әсәрләренең һәм язу стиленең үзенчәлеге әдәбиятыбызда гына түгел, һәр укучының күңелендә ныклы эз калдыра.

Февраль аенда, безнең мәктәптә татар теле атналыгы башланды. Шул уңайдан, төрле чаралар уздырылды. 8нче сыйныф укучылары бик оста итеп «Әбием сандыгы» бәйрәмен күрсәттеләр. Муса Җәлилнең туган көнен дә билгеләп үттек. Җәлил шигырьләреннән «Шигырь бәйгесе» уздырдык. Җәлил шигырьләренә рәсем бәйгесе, стенгазеталар бәйгесе үткәрдек. Инде менә, шагыйрә белән очрашу  уздырырга уйладык. Укучылар бик теләп, Зөләйха Минһаҗеваның шигырьләрен ятладылар.

Татар  халкында бик мәгънәле мәкальләр бар. «Алтыда күргәнне алтмышта да онытмассың» диләр, «Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак» диләр. Бүгенге кичә шуның мисалы. Киләчәктә, укучылар дәреслектән Зөләйха апаның шигырьләрен укыганда, аның үзен күз алдында тотып укырлар дидек.

Ул бик шаян апа, төрле кызык хәлләр  турында  сөйләп көлдерергә ярата. Үзе язган шигырьләрне матур итеп яттан сөйли. Үзенең китапларын шигырь сөйләүче укучыларга бүләк итте. Үзара татарча аралашырга кирәк, дип кисәтә, «Сез  татар балалары, туган телегезне беркайчан да онытмагыз», диде безгә. 

Шагыйрә, язучы, бик күп бүләкләргә лаек булган Зөләйха апа белән очрашу, янәшә утыру, аралашу...

Күңелдә туган хисләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Чын мәгънәсендә дулкынландыргыч очрашу булды...                           

Зөләйха апага  сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим. Яңадан-яңа иҗаты белән безне озак еллар сөендереп яшәсен!

Яр Чаллы, 31нче мәктәпнең  9а сыйныфы укучысы Шәймәрданова  Диана.

Укытучысы: Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев