Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Һөнәрләр иленә сәяхәт

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча шәһәренең 10нчы номерлы балалар бакчасында «Бала Һөнәрләр дөньясында» дип исемләнгән районара семинар булып узды.

Семинарда районыбыз мөдирләре һәм тәрбиячеләр катнашты. Алдан ук бакчабызда зур әзерлек эшләре алып барылды: төрле һөнәр ияләренә багышланган кургәзмә, "Барлык һөнәрләр - мөһим, барлык һөнәрләр кирәк!" дигән темага лэпбук, “Минем әти-әниләрем һөнәрләре” дип исемләнгән фотоколлаж ясалды, балалар бакчасының гимны иҗат ителде, ачык чаралар әзерләнде.

Безнең 2нче уртанчылар төркеме балалары да бу чарадан читтә калмады. Балаларны пешекче һөнәре белән тирәнтен таныштыру максатыннан “Пешекче һәм нәни пешекчеләр” дигән темага ачык шөгыль күрсәттек. Кунакка әкият герое Буратино Һәм төркемебездәге баланың пешекче әнисе Айгөл Хөснетдинова да килде. Ул шөгыльнең практик өлешендә балаларга эремчек пәрәмәче пешерергә өйрәтте. Пәрәмәч пешкән вакытта балалар матур биюләрен күрсәттеләр. Нәни дусларыбызга шөгыль бик ошады, чөнки үзләрен чын пешекчеләр итеп хис иттеләр.

Семинар бик эшлекле узды. Килгән кунакларыбыз да эшебездә зур уңышлар теләп, семинардан канәгать булып үзләренә тәҗбирә туплап киттеләр.


Арча шәһәре 10нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлфинур Зайнакова, Алсу Гаффарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев