Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Һөнәр сайлау җиңелме?

Һөнәр сайлаганда бала үзе белгән, әти-әнисе шөгыльләнгән һөнәргә тартыла.

Курчак уйный нәни кызлар,

Машинада малайлар.

Үскәч кем булыйм икән дип,

Хыяллана бит алар.

Балаларга профессия сайлауга юнәлеш бирү бакчадан ук башлана. Ә әти-әниләрнең ярдәме белән баланың мондый кызыксынуы ныгытыла. Һөнәр сайлаганда бала үзе белгән, әти-әнисе шөгыльләнгән һөнәргә тартыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләре сайлаячак профессия турында кечкенәдән үк хыялланалар.

Район күләмендә “Һөнәрләр фестивале” конкурсы игълан ителгәч, мин бакча балаларына: ”Үскәч кем булырга теләр идегез?” - дигән сорау бирдем. Әлбәттә, кызлар күбрәк чәчтараш, укытучы, табиб һөнәрен сайласа, малайларның күбесе шофер булырга хыяллана икән.

Ә Асылъяр исемле бер бала: “Мин үскәч, Доктор Айболит булам!” – дип, мине шаккаттырды. Чыннан да, Асылъяр хайваннарны бик ярата, әңгәмәләр вакытында да, үзләренең эте, 4 песие, куяннары, сыер-сарыклары, тавыклары һәм үрдәкләре турында бик озаклап, “тәмләп” сөйләп утыра. Аның йомырка эченнән әле генә чыккан чебине дә күргәне бар, әнкәсе ташлаган сарык бәрәнен шешәдән сөт эчереп үстерергә булышканы да бар. Гомумән, Асылъяр йорт хайваннарыннан курыкмый һәм алар янында җәен-кышын йөри. Шунысы да кызык, ул аларның нинди авырулар белән чирләүләре, нәрсә ашатырга ярый, ә нәрсәне ярамый икәнен дә белә. Үзләрендә яшәгән йорт хайваннарының токымнарын да әйтеп бирә ала.

Асылъярның кечкенәдән үк әтисе белән йорт хайваннары арасында йөрүе, алардан курыкмавы, алар белән кызыксынуы, аларны күзәтүе бик уңай күренеш. Асылъярның кечкенә чактагы бу кызыксынуы, бәлки, аңа киләчәктә мал табибы профессиясен сайларга этәргеч булыр. Сайламаган очракта да, баланың мәрхәмәтле, мал җанлыклы булып үсәчәге һичшиксез.

Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Алсу Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев