Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ноябрь аенда Чаллы шәһәрендә яшьләр форумы узачак

Форум татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, яшьләр арасында татар телен популярлаштыру һәм аны үстерү өчен үткәрелә. Форумда катнашу өчен гаризалар 6 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

8 һәм 9 ноябрьдә Яр Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак. Ул Татарстан Республикасы президентының «2016-2018 елларда Яр Чаллы шәһәрендә милли сәясәт муниципаль программасын тормышка ашыру» указын гамәлгә ашыру кысаларында үтәчәк.

Форум кысаларында «Хореография», «Вокал», ТР атказанган артисты Энҗе Шиһапова белән «Театр серләре», ТР КВН татар лигасы вице-чемпионы, Татар Стand-Up резиденты Владислав Шунский, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты, блоггер Радис Гарипов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Тәбрис Яруллин һәм бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов белән «татар юмор» юнәлешләре буенча мастер-класслар узачак.

Форум татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, яшьләр арасында татар телен популярлаштыру һәм аны үстерү өчен үткәрелә. Форумда катнашу өчен гаризалар 6 ноябрьгә кадәр әлеге электрон адреска кабул ителә: mizgel1919@mail.ru.

Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/myzgel.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    выкуп социального жилья http://arenda-s-vykupom.ru/aren/index.php?page=220 .