Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әниемнең җылы кочагы

Сине яклаучы, авыр чакта юатучы, синең уңышларыңа чын куңелдән сөенүче кеше ул – Әни!

Көннәр якты булсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә -

ӘНИ, димәк!

Р.Миңнуллин.

Сине яклаучы, авыр чакта юатучы, синең уңышларыңа чын куңелдән сөенүче кеше ул – Әни!

Һәр елны ноябрь ае ахырында Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең 108нче “Бәхетле балачак” балалар бакчасында да әниләргә багышланган җылы кичә үткәрелде. Кичә бәйрәмчә бизәлгән залда тәрбияченең әниләргә багышланган җылы сүзләреннән башланды. Балалар да әниләренә карата булган җылы хисләрен, чын йөрәктән чыккан ярату сүзләрен шигырьләр, матур җырлар аша җиткерергә ашыкты. Балалар үзләрен нәни артистлар ролендә сынап карадылар, дулкынландылар, дәррәү кул чаптылар.

Кичәбезгә балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе аерым ямь өстәп торды. Нәниләребез һәрберсе әниләренең сурәтен тырышып рәсемгә төшереп килгән иде. Һәрбер бала әнисе турында, аның күркәм сыйфатлары хакында бик җылы итеп сөйләде. Кичә ахырында тәрбияче апалары әниләргә карата хөрмәт, мәрхәмәтлелек, әниләребезгә ярдәм итү кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Әниләребезне саклыйк, аларның йөзләреннән беркайчан да елмаю китмәсен дигән теләктә калыйк!

108нче “Бәхетле балачак” балалар бакчасының ана теле тәрбиячесе Капитонова Ирина Петровна, төркем

тәрбиячесе Шәйхетдинова Чулпан Миндилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев