Әниемнең уңган куллары
Әни! Әни дип бала телен ача, аңа барлык кайгыларын, шатлыкларын, булган хисләрен ачып бирә.
Әниләр үз чиратында миһербанлы булырга, дөньядагы матурлыкны к үрә белергә һәм бик күп төрле кул эшләренә өйрәтәләр. Әнисе булган бала – бәхетле бала. Менә безнең балалар бакчасында да әниләр көненә багышлап “Әниемнең уңган куллары” – дигән темага кул эшләре күргәзмәсе үтте. Барлык әни дә теләп катнашты. Катнашмаслык та тугел бит, кечкенә генә кулларына тотып: чәчәк дисеңме, рәсем дисеңме, минем әнием ясады дип, горурлана – горурлана сөйләүләрен күрү үзе бер бәхет бит ул. Әниләр ярдәме белән без балаларда бер – береңә карата соклану, горурлану хисләре уяттык.
Чаллы шәһәре 82нче “Көнбагышкай “балалар бакчасы тәрбиячеләре Айгөл Инсафовна, Лилия Марсовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев