Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әниемнең елмаюы рәхәт бирә җаныма

Калмия авыл китапханәсе каршында оештырылган “Киңәш” ветераннар клубы белән берлектә 8 март көне уңаеннан “Әниемнең елмаюы рәхәт бирә җаныма” исемле бик мавыктыргыч кичә утте.

Чакырылган кунаклар үзләре белән күчтәнәчләр генә түгел, матур шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр дә алып килгәннәр иде.

— Якты дөнья, тормыш бүләк иткән әниләр — сез бит ул. Сез — һәр өйнең җылы учагы, нур сибүче кояш! Сезнең назлы карашыгыз күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләрегез тормышыбызда юлдаш, — дип башладым бәйрәм кичәсен.

— Бу дөньяда илһамланып, булганына сөенеп, шөкер итеп, иртәгенең яхшырак булуына өметләнеп яшибез икән, димәк, күңелләрдә яшәү уты яна әле. Әнә шул ут янәшәдәгеләрнең дә йөрәкләрен җылыта, барыр юлларын яктырта, килер көннәрне нурландыра, – дип башлады сүзен Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Әхәтович.

Бәйрәм кичәсен Вера Сәлимова җитәкчелегендәге балалар коллективы матур концерт номерлары белән апа-абыйларны сөендерделәр. Уен коралларында татар халкының матур көйләрен уйнадылар. “Ике әби” күренеше дә бик кызык булды. Әниләребез рәхәтләнеп көлеп, шатланып утырдылар.

Кичәне дәвам итеп өч кыз үстергән, гомер буе китапханәдә эшләгән, “Киңәш” клубы җитәкчесе Кашбелова Гөлбостан апа дәвам итте.

"Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз! Һич ярамый

“Әни”сүзен таптарга", дигән шигырь юллары балачактан таныш, — дип башлап җибәрде сүзләрен.

— Кардагы “әни” дигән сүзне таптамау турында гына түгел бу шигырь, ә әниләрне хөрмәтләү, аларны һәрвакыт кайгыртып тору кирәклеге хакында, — дип тәмамлады сүзен.

Бәйрәмебез түрендә, әниләрне бәйрәм белән котлар өчен, әтиләребез дә килгән иде. Алар һәрберсе матур итеп котлаулар әйтеп киттеләр, хатын-кызларыбызга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Әхмәтнуров Рафис абый әниләргә багышлап җыр башкарды.

Әниләр турында сүз башлаганда, иң алдан хәтергә туып үскән йорт, чирәмле ишек алды искә төшә. Туган йорт һәм әнкәй — берни белән дә тиңли алмаслык газиз һәм кадерле төшенчә. Шушы сүзләрнең мәгънәсенә җан иңдергән фикерләре белән Гәрәева Хәния апа чыгыш ясады. Исламова Гөлчәчәк апаның чыгышы да тирән эчтәлекле, тәрбияви булды.

Әниләребез барсы да бик матур шигырләр өйрәнеп килгәннәр иде. Һәрберсе дә мавыктыргыч сүзләр әйтеп, яшь буынга үзләренең киңәшләрен җиткереп киттеләр.

Китапханәдә әниләр өчен китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

”Ана бөек исем”, “Әнием елмаюы рәхәт бирә җаныма” дигән бик матур сүзләр дә язып куелган иде.

— Әнкәй сүзеннән дә матур, илаһи сүз юк. Мин үземнең әни булуым белән чиксез горурланам. Бу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый. Аның өстенә хәзер яшь барган саен әниләребезне сагыну хисе дә артканнан арта бара. Алар пешергән коймак исе борыннарны кытыклый төсле тоела. Мин әле шулай ук оныкларымның яраткан әбисе дә, аларның шатлыкларына куанып, шат авазын ишетеп яшәү — үзе бер бәхет, — ди Ямалиева Фәнисә.

Бәйрәмнең икенче өлеше түгәрәк чәй өстәле янында үтте. Күмәк татар халык җырларын җырлап, табышмак-мәкальләр әйтешеп, тәмләп чәй эчтеләр. Соңынан әниләребез белән вальс биедек, күмәк уеннар уйнадык.

“Ирләргә яулык” уены бик кызыклы булды, ”Йөзек салышлы” уенында да сынатмадылар әниләр. Кичә азагында үзебезнең татар биюен дә биеми китмәделәр. Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте. Әниләребез бәйрәм киченнән күңелләренә ял алып, яхшы кәеф белән бик зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Әниләребезнең шат һәм канәгать йөзләрен күрү — минем өчен илаһи чыганак булды.

Калмия китапханәсе мөдире Галиәхмәтова Энҗе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КИТАПХАНӘ әни 8март авыл

2
X