Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әнием-бәгърем!

Бу дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр,чөнки минем янәшәмдә әтием дә, әнием дә, әбием дә, энем дә бар. Мин тулы, пар канатлы гаиләдә тәрбияләнәм hәм шунын белән горурланам.

Ә минем ин зур горурлыгым hәм бәхетем – ул минем ӘНИЕМ!

Минем әнием –Чулпан. Менә 16 ел инде ул Ашыгыч ярдәм медицина шифаханәсенең паталогоанатомия бүлегендә эшли. Әниемне эшендә бик яраталар, хөрмәт итәләр, ул да коллегалары, эше турында ихтирам белән генә сөйли. Әниемнең эше бик авыр hәм җаваплы. Ул кешеләргә карата шәфкатьле, бик булышучан кеше.

Әнием безнең өйдә иң мөhим кеше. Ул шундый җитез, бөтен эшкә дә бик өлгер. Әтиемә көн дә полиция формасын әзерләргә дә, ашарга пешерергә дә, безне, балаларны карарга да, өйдә бөтен эшләрне эшләргә дә өлгерә. Әле энемне көн аралаш бассейнга, түгәрәкләргә дә йөртә. Житмәсә ул бит безнең шәп шофер да! Мин анын шундый тиз булуына шаккатам.

Минем яраткан әнием тагын әле минем чын дустым да! Ул минем киңәшчем дә, терәгем дә. Кирәк чакта ачуланып та ала. Без әнием белән бергә кинога, театрга, кафега йөрергә яратабыз. Мода, прическалар турында сойләшәбез, миңа матур киемнәр сайлыйбыз. Көн саен иртән, әнием төрледән-төрле итеп минем озын толымнарымны үрә. Укытучылар, сыйныфташларым гел сокланып карыйлар. Шулай ук әнием минем иң якын сердәшчем. Мин әниемә үземнең бөтен серләремне дә сөйлим.

Әнием безгә көн дә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата , ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Әни булганда, өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән нур hәрберебезгә дә җылылык бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм. Әниемнең биргән киңәшләре киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте бирә.

Рәхәт бит яныңда яраткан, кадерле кеше булса. Мин горурланам шундый әнием белән! Ул минем үрнәгем, Яраткан кешем!


Гыйниятуллина Мәликә, М. Вахитов исемендәге 2 гимназиянең 7А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев