Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әни! Әнием...

***

Әни! Әнием – һәрберебез өчен нинди гади һәм гаҗәеп могҗизалы сүз ул. Бу тылсымлы сүзгә никадәр җылылык сыйган, әнине иң кыйммәтле һәм бердәнбер кеше дип атыйлар.

Менә безнең “Антошка” балалар бакчасында да әниләргә багышланган бәйрәм уздырылды. Быел без ике бәйрәмне: “Әниләр көне” һәм “Бакча баласы” (“Посвящение в дошкольники”) бәйрәмен бергәләштереп, аларны гадәти булмаган ысул белән котларга булдык.

Бәйрәм балалар бакчасы психологы Наталья Евгеньевна белән берлектә үткәрелде. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге чара кече төркем балалары өчен адаптация чорының логик нәтиҗәсе булып тора. Ата-аналар белән аерылышу, мөстәкыйль тормыш җиңүләренең шатлыгы, яңа балалар һәм тәрбиячеләр белән танышу, күз яшьләре дә булды. Без әти-әниләр белән бергә яңа тормыш шартларына күнегү процессын мөмкин кадәр җиңеләйтергә тырыштык.

Матур залда музыка яңгырады, балалар әниләре белән бергә җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, бармак уеннарын уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Әниләр исә открытка бизәү буенча мастер-класста катнашты. Ясалган открытка-йөрәкләрне балалар яраткан әниләренә бүләк иттеләр. Бәйрәмебезнең кульминациясе булып “Бакча баласы” медальләре тапшыру булды. Балалар чын күңелдән һәм ачыктан-ачык сөенделәр. Матур кәефләр өчен, бәйрәмдә катнашканнары, балаларга игътибарлылыклары өчен барлык әниләргә һәм педагогларга бик зур рәхмәт!

Ләйсән Гаджиева, Венера Шагидуллина, 72 нче “Антошка” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев