Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әдәби марафон хыялларны чынга ашыра...

Сыйныфыбыз белән һәр Әдәби марафонны бик нык көтеп алабыз.

Сыйныфыбыз белән һәр Әдәби марафонны бик нык көтеп алабыз. Марафон турында укытучы апам тәмләп, кызыктырып сөйләде. Барыбыз да катнаша башладык.

Үзем Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең 3нче сыйныфын уңышлы гына тәмамладым. Буш вакытларымда шигырь укырга, биергә яратам.

Марафончыларның Әдәби көрәш дигән ярышында финалга үтеп дипломга лаек булдым. Саба районында үткән Әдәби Сабантуйга барып, Роберт абый Миңнуллинның «Крокодил йомыркасы» дигән шигырен сөйләдем.

Бер проектым гел аның шигырьләреннән генә торды. Клара апа Миңнуллина, аның кызы Таңсылу апа белән танышу бәхетенә ирештем. Ким абый Миңнуллин белән аралашып, сурәткә дә төштем әле.

Клара апа, Роберт абыйның шигырьләре өйрәнелә икән әле дип, бик шатланды. Марафоннан бүләкләр, китаплар биреп кайтардылар.

Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Резеда Вәлиева, райондашыбыз Вазыйх Фатыйхов, Роберт Миңнуллин шигырьләрен яратып укыдым. Әдәби Сабантуйда бик күп язучылар, шагыйрьләр белән күрештек. Ләбиб абый Лерон белән дә фотога төштем әле. Аның «Нәни димәгез, миңа! » шигырен ятладым.

Шигырь өйрәнү, сөйләү сәләте һәркемгә дә җиңел бирелми әле ул. Шулай да сәнгатьле итеп ятларга тырышам. Бу XXlV нче Әдәби марафон проекты кысаларында төрле шагыйрьләрнең әсәрләрен укый башладым. Барыбызга да уңыш елмайса иде.

Без сыйныфыбыз белән җәйге каникулны да күңелле итеп үткәрәбез. 21 көн дәвамында «Таң» лагерендә ял иттек. Сабан туе бәйрәме сәхнәсендә бию белән чыгыш ясадым. Китапханәбездә үткән төрле чараларда һәрдаим катнашып киләм. Рәхәтләнеп дусларым белән уйныйм, көләм, шаярам.

Җәйге каникулда яңа дуслар да таптым. Әти-әниемә, әби-бабама ярдәм итәм, булышам. Бабама чәйләр китереп бирәм, әбиемә табак-савытлар юышам, әниемә өйләр җыешам, гөлләр-чәчәкләр үстерешәм. Менә шулай сизелми дә үтеп китәр инде каникул.

Азалия Гайнетдинова, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп килеп чыккан, Азалия! Уңышлар телим.