Намусыңны яшьтән сакла!
Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясе укучылары Гимаев Әмин һәм Сәлахова Ралина коррупциягә каршы бәйгедә җиңү яуладылар. Алар сезнең белән дә куанычларын уртаклаша.
Намусыңны яшьтән сакла!
Ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коррупциягә каршы юнәлештә иҗади бәйгеләр үткәрә. Бәйгеләрдә мәктәп укучылары да бик теләп катнаша. Видеороликлар, плакатлар ясыйлар, иншалар язалар. Быел бәйгегә 800дән артык эш килгән. Декабрь башында Казан Кремлендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Чаллы шәһәренең 54нче гимназия укучылары Гимаев Әмин һәм Сәлахова Ралина да җиңү яуладылар. Алар сезнең белән дә куанычларын уртаклаша.
Ялганга юл куймаска!
Бәйгедә катнашу өчен, сыйныф җитәкчем Сафина Фәния Сәлман кызы белән видеоролик төшердек. Анда ялганга, ялагайлануга юл куярга ярамый, барысына да үз тырышлыгың белән ирешергә кирәк, диелә.
Мин 3нче дәрәҗә диплом иясе булдым. Электрон китап һәм колонка да бүләк иттеләр.
Бу бәйгегә әзерләнгәндә, коррупциянең нәрсә икәнен аңладым. Ялган белән дус булмаска! Үз намусың — үз кулыңда!
Ралина Сәлахова, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия, 1нче А сыйныфы.
Тырышлык — зурлык
Бер дә тик торырга яратмыйм. 8 яшьтә генә булсам да, күп төрле бәйгеләрдә катнашам.
Мин — яшь блогер. Үземнең канал өчен кыска видеолар әзерлим. Актер булырга телим. Шуңа күрә телевидение белән кызыксынам. Өч ел телемәктәпкә йөрим. Анда видеороликлар монтажларга, дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтәләр. Инглиз телен дә тирәнтен өйрәнәм. Спорт белән дә шөгыльләнәм. Йөзәргә яратам.
Коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади бәйгедә катнашырга укытучым Садыйкова Назлыгөл Заһир кызы этәрде. Видеоролигым белән 2нче урынга лаек булдым. Вебкамера һәм электрон китап белән бүләкләделәр.
Уңышка ирешү өчен, бик тә тырышырга, намуслы булырга кирәк. Тырышлык — зурлык, ялкаулык — хурлык.
Әмин Гимаев, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия, 2нче В сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев