Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иж-Бубый мәдрәсәсе музеена сәяхәт иттек

Быел Мәдәният министрлыгы 14-22 яшьтәге яшүсмерләргә “Пушкин картасы” бирде. Бу карта белән без музейларга, театрларга,күргәзмәләргә һәм башка мәдәни чараларга бара алабыз.

Әгерҗе мәгариф идарәсе тырышлыгы, Кадыбаш урта мәктәбе администрациясе оештыруы нәтиҗәсендә безнең мәктәп укучылары 240 еллык тарихка ия Иж-Бубый мәдрәсәсенең быел гына кулланылышка тапшырган яңа музеена сәяхәт кылдык.

“...Килер бер көн, Әгерҗедә һәм Иж-Бубыйда Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубыйларга мәрмәрдән һәйкәл куярлар әле...” Мөхәммәт Мәһдиев.

Егерменче гасыр башында Иж-Бубый мәдрәсәсе Рәсәйдә дан-шөһрәт казанган мәдрәсәләрнең берсе булган. Мондый уку йортлары татар дөньясында берничә генә: Казанда  “Мөхәммәдия”, Уфада “Галия”, Оренбургта  “Хөсәения”, шуларның берсе – Иж-Бубый мәдрәсәсе.

Әмма башка уку йортларыннан ул зур шәһәрдә тугел, менә авылда урнашуы һәм укыту, белем бирү сыйфатлары белән аерылып торган. Монда аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, рус, француз, төрек телләре, тарих, арифметика, астрономия һ.б. фәннәр Европада уку дәрәҗәсендә укытыла, дини фәннәр, фәлсәфә, логика өйрәтелә.

Билгеле, белем бирү йортының мондый дәрәҗәгә ирешүенә бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубыйларның фидакарь хезмәте, интеллектуаль мөкинлекләре, тиешле белемгә ия булулары һәм милли хисләр белән янган зур теләкләре ята. Бу хакта без музей хезмәткәрләре Гөлназ апа һәм Раиф абыйларның чыгышларыннан белдек.

2021 елда Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның 155 һәм 150 еллык юбилейлары. Музейның аларга багышланган залында әлеге бөек шәхесләр турында бик күп мәгълүматлар алдык. Милләтпәрвәрләрнең хезмәтенә сокландык.

Иж-Бубый авылы чыннан да бай тарихлы авыл, ул мәдрәсәсе белән генә түгел, монда яшәгән атаклы кешеләре һәм тарихы белән танылган. Бу авылда иң башта мари халкы яшәгән, соңыннан татарлар да килеп төпләнгән. Әкренләп авылдан марилар кысрыкланган. Авылның исеме дә очраклы бирелмәгән: Иж һәм Бубый елгалары исемнәре кушылуы белән ясалган. Бу авыл сәүдә үзәге булган.

Музейда аерым бүлмә музей хуҗасына багышланган. Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов Габдулла һәм Гобәйдулла белән бер чорда туган була, мәдрәсәгә акчалата ярдәм итә, үзе дә шунда белем бирә, үзенең яхшы укыган шәкертләрен үз хисабына чит илләргә укырга җибәрә. Аларның берсе- Асаф Абдрахманов. Ул да Иж-Бубыйның атаклы шәхесе. Асаф Абдрахманов – Советлар Союзы Герое.

“Иж-Бубый авылы тарихы музее” эспонатларын бер тапкыр баруда да карап бетереп булмый. Аларның һәрберсе бу авылның тарихы белән бәйле. Әгерҗе районының һәр яшәүчесе бу музейда булырга тиеш, чөнки үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.

Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең 8нче класс укучысы.

Фото https://tatar-congress.org/ сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев