Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Музейдагы хатлар ни сөйли? 

Язмышлар... Ленинград балалары Морт авылында үзләренә җылылык, сыеныр урын тапкан.

Мәктәбебездә туган якны өйрәнү музее эшли. Ленинград блокадасы вакытында Морт авылында яшәгән балалар турында материалларны барлыйбыз.

Менә абыйлы-энеле Анатолий һәм Валентин Кулаков истәлекләре. Мортка килгәндә аларга нибары 12 һәм 9 яшь булган.

«Алабуга пристанена килеп җиткәнче, дүрт ай вакыт үткән. Сугыш шулай озак барыр дип беркем дә уйламаган, күрәсең. Безнең өсләрдә футболка белән шортылар, аякларда сандалилар. Безне толыпларга төреп, чаналарга утырттылар. Без тагын бик озак бардык, калганын хәтерләмим, ләкин бик нык салкын һәм ашыйсы килә иде. Ниндидер ыгы-зыгыга уянып китсәм, без җылыда, тәрәзәдән карасак, барлык җир ап-ак һәм тәрәзә артында бик күп кешеләр басып тора. Авыл халкы безне кызганып, кайсы икмәк, кайсы җылы оекбаш, киемнәр алып килгән иделәр», – дип искә ала инде запастагы майор Анатолий Иванович Кулаков.

Морт авылына Ленинградның 300, 313, 320нче мәктәпләреннән балалар күчерелә. Барлыгы 320 ленинградлы өч ел ярым безнең авылда укый, эшли, яши. Татар телендә бәрәңге, сөт, әйрән сүзләрен алар бик тиз өйрәнәләр. Салкын көзгә кадәр басудан башак җыялар, мәктәптә укыйлар, концертлар куялар.

Чираттагы хаттан түбәндәгеләр мәгълүм булды. Сугыш башланганда Ларисага 12 яшь була. Бик матур, тырыш, тату гаиләдә тәрбияләнә ул. Әтисе инженер, әнисе врач булып эшли. Беренче көннән үк әтисе халык ополчениесенә китә һәм Ленинград шәһәрен саклаганда һәлак була. Әнисе белән Лариса Нева пятачогында кала. Әнисе Елена Юлиановнаны яралылар урнаштырылган госпитальгә өлкән врач итеп билгелиләр, ләкин ул тиздән авырып китә. Лариса олы яшьтәге әбисен чанага утыртып, авыру әнисе һәм юлда аларга ияргән ятим кыз Лиза белән эвакуацияләнеп Костромага барып җитүләре турында яза. Костромада Ларисаның әнисен хастаханәгә салалар һәм кызга өметләнмәскә кушалар. Ләкин Елена Юлиановна кызы Лариса, ятим кыз Лиза, карт әнисе һәм бик күп башка яралылар бәхетеннән терелә. Алар мәктәп балалары белән Мортка килеп җитә.

Ленинград балалары Бобров, Зельман, Яндельманнар арасында Клара Леонтьева да була. Бу турыда музейда сакланган «Яңа Кама» газетасыннан укып белдек. Абыйсы Николай Леонтьевны язмыш җилләре безнең якларда калдыра. Ул озак еллар буе Алабуганың 3нче мәктәбендә директор булып эшли.

Менә шундый язмышлар... Ленинград балалары Морт авылында үзләренә җылылык, сыеныр урын тапкан. Безнең авылның матур табигате, миһербанлы кешеләре турында якты истәлекләрен илебезнең төрле почмакларына алып китеп таратканнар. Моның белән ничек горурланмыйсың?

Елена Әхтәмова, Алабуга районы, Морт мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев