Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Муса Җәлил - туган якның тугры улы

Без,126нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасы, күптән түгел генә ачылсак та, тормышыбыз гөрләп тора. Күптән түгел 8нче балалар китапханәсе белән берлектә ТАССР ның 100 еллык юбилее уңаеннан балалар белән зур эчтәлекле чара үткәрдек.

Китапханәче апалар безнең еш килә торган кунаклар. Алар ярдәмендә бай тарихлы, дус яшәүче туган илебез - Татарстан тарихы белән, шул чорда яшәгән бөек татар шагыйрь-солдатларның берсе Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштык.

Бик матур бизәкле, кызык эчтәлекле китаплар карадык. Бакчабызның балалары рус һәм татар телләрендә сәнгатьле итеп аның шигырьләрен сөйләделәр, көйгә салынган җырларын башкардылар.

Хәтта, тырыш кызларыбыз Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре эчтәлеге буенча куелган бию дә тәкъдим иттеләр. Ә китапханәче апалар “Кызыл ромашка” мультфильмын күрсәткәч, без тагы да сөендек.

Гөлназ Валиева, Чаллы шәһәре, 126 нчы балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев