Мунчәли укуларында...
Чүпрәле районы Мунчәли авылында уналтынчы тапкыр «Мунчәли укулары» үтте.
Тарихка кереп калган күп шәхесләребезнең тамырлары Чүпрәле ягы белән бәйле.
Чүпрәле чал тарихта эзләрен калдырган шәхесләр белән беррәттән,
- ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, озак еллар СССР авиация сәнагате министры булып эшләгән Петр Дементьев,
- Ватан сугышы каһарманы Нурулла Фазлаев,
- Социалистик Хезмәт Герое Абдулла Сабирҗанов,
- күренекле дәүләт эшлеклесе Сәйфихан Нәфиев,
- олуг галим Нурмөхәммәт Хисамов,
- язучылар Шәриф Мөдәррис, Зәки Нури,
- шагыйрь Рәмис Әймәт,
- мәшһүр җырчылар Габдулла Рәхимкулов, Венера Шәрипова, Рафаэль Ильясов, Алсу Әбелханова,
- сәнгать осталары Һидият Солтанов, Ренат Таҗетдинов, Алсу Гайнуллина һәм башкалар белән чын-чынлап горурлана.
Җыенда «Риваять» этно төркеме, «Мишәрләр», «Яшьлек» балалар коллективының чыгышлары нур өстенә нур булды, бәйрәмгә рух өстәде.
«Мишәрләр» фольклор-этнографик балалар үрнәк ансамбле 5 ел инде халыкара, россиякүләм конкурсларда катнашып Гран-при яулаган коллектив. Биредә 25 бала бердәм булып шөгыльләнә.
«Яшьлек» халыкара хореографик балалар ансамблен — ике коллективны да ике югары белемле тырыш укытучы Ольга Ефремова җитәкли.
«Режиссер Райна Рәшит кызы Бахтава белән бик теләп балаларга бар осталыгыбызны бирәбез», — ди ул.
Җыенда шәҗәрәләр конкурсы да оештырылган иде. Кунакчыл, соклангыч Чүпрәле халкына зур рәхмәт!
Язилә Нуруллина, Казанның 183 гимназия укучысы. Равилә Мөбарәкшина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев