Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мөслимдә “Табигатьне саклагыз” дигән акция үткәрелде

Мөслим лицеенда “Яшь эколог” түгәрәгенә йөрүче балалар ( җитәкчеләре Ә.Каржавкина) урамга чыгып “Табигатьне саклагыз” дигән акция үткәрделәр

24нче май көне Европада Парклар саклау көне итеп игълан ителде. Табигатьне сакларга кирәк, дип күп сөйлиләр. Әмма һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш.

Урамнан барганда чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру - бу инде табигатьне саклауга керми. Табигать кочагына ял итәргә чыккач, үз артыңнан җыештырып китәргә, агачларны сындырмаска, елга-күлләрне пычратмаска кирәклеген һәр кеше онытмаска тиеш.

Мөслим лицеенда “Яшь эколог” түгәрәгенә йөрүче балалар ( җитәкчеләре Ә.Каржавкина) урамга чыгып “Табигатьне саклагыз” дигән акция үткәрделәр. Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне яклыйк, аны саклыйк. Яз көннәрендә өмәләргә чыгыйк, чүп-чардан арындырыйк, агачлар утыртыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев