Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Быел Мостай Кәримнең тууына 100 ел

Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан Мөслим районының Түбән Табын мәктәп-интернатында зур бәйрәм ясадык.

Станиславский, Салават Юлаев, Ленин исемендәге, СССР дәүләт премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое, татар һәм башкорт халкының яраткан язучысы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан Мөслим районының Түбән Табын мәктәп-интернатында зур бәйрәм ясадык. Эшне язучының әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырудан башладык.

Китап сөючеләр игътибарына шагыйрьнең иң яратып укыла торган әсәрләре тәкъдим ителде. Зурлар төркемендә тәрбиячеләр “Татар һәм башкорт халкы туганлыгы” темасына кичә уздырдылар. Халыклар дуслыгы, бергәләп аралашып тормыш итү, авыл халкы арасындагы бергәлек, язучы әсәрләрендә моның чагылышы турындагы әсәрләр белән таныштык.

Мөслим районы халык театры үзешчәннәре башкаруында “Ай тотылган төндә” әсәреннән өзекләр видиоязмадан каралды. Уртанчылар төркемендә үткәрелгән кичә “Бәхетле балачак” темасына булып, язучының балачак шуклыклары, куаныч, тормышлары турында өйрәндек. Безнең балачакның бәхетле булуын уеннар, караган презентацияләр ярдәмендә исбатладык һәм рәсемнәргә төшердек.

Шигырь укучылар кичәсендә язучы иҗатын язмаларда тыңладык һәм укучыларның яттан сөйләүләре аша өйрәндек. Легафеева Диана, Гарифьянова Региналар аеруча сәнгатьле сөйләмнәре белән аерылып тордылар.

Укытучы Садриева Алсу уздырган мастер-класс “Татар һәм башкорт халкының чәй нигъмәтләре” темасына булды. 7 нче сыйныф укучылары коймак пешерделәр һәм үзләре үк чәй янында сыйландылар. Декаданы язучының “Озын-озак балачак” әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздыру белән йомгакладык.

Укытучылар “Кеше тудырырга” бүлеген сәхнәләштерделәр. Кендек әбисе ролен Хәлимова Гүзәл зур осталык белән уйнады. 6нчы сыйныф укучысы Львов Сергей кендек бабасы булды. Шәрипова Илсөя кайнанай ролендә ике бәби китергән килене белән горурланды һәм кунакларны үз сыйлары белән кыстый-кыстый сыйлады. Ике бәби анасы Садриева Алсу булды. Бәби ашы китерүче күрше-тирәләр, ахирәтләр ролен Шәйгарданова Илсөя, Сайфуллина Гөлназ, Садертдинова Гөлия, Насифуллина Резеда, Әхмәтҗанова Рушания, Мингазова Резедалар зур осталык белән башкардылар.

Мөслим районы “ Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп интернаты” ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Зөлфия Насих кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев