Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Могҗизалы ил – китапханә

Китапларның ниндие генә юк монда?! Хәтта ки 3Д китаплар да бар.

2023 елның 24нче мартында без – башлангыч сыйныф укучылары Актаныш үзәк китапханәсенә «Могҗизалы ил - китапханә» дип аталган экскурсиядә булдык.

Бу район үзәге китапханәсендә яңа гына ремонт ясалган, яңа җиһазлар кайтартылган. Андагы төрле яңа китаплар белән киштәләр тулган. Китапларның ниндие генә юк анда?! Хәтта ки 3Д китаплар да бар.

Без монда яңа заман китапханәсенең нинди булуын үз күзләребез белән күрдек. Монда китаплар бик күп. Шушы китапларның  кайсылары балалар өчен икәнен безгә китапханәче Айгөл апа безгә аңлатты да инде.  

Без энциклопедияләрне һәм белешмәләрне  зур кызыксыну белән карадык.  Безне әле монда лазерлы уеннар уйнаттылар, җир көненә багышланган мультфильм күрсәттеләр. Кыскасы, китапханә белем дөньясы һәм күңелле балаларны үзенә чакырып торган могҗиза иле дә. Килегез һәм күрегез!

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 3 сыйныф укучылары Исламова Мәликә һәм Исламов Илфир.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев