Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Могҗизалар башланды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Яңа ел тамашасы булды.

Шәһәр хакимияте башлыгы Наил Гәмбарович Мәһдиев тарафыннан оештырылган Чыршы бәйрәмендә  "Чәчәк күлмәк" әкияте күрсәтелде. Шәһәрнең иң талантлы, иң яхшы укучыларына Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр  дә тапшырылды.  

Беләсезме, шул сәләтле, тәртипле укучылар арасында мин дә булдым. Күңелле булды! Рәхәтләнеп карадым. Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога да төштем.

Сизелеп Яңа ел якынлаша. Көн дә бүләкләр кабул итәм)))) Могҗизалар башланды, Дуслар!!!!

Таңсылу Ганиева, Чаллы, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев