Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәмәшир авылы китапханәсендә бөтендөнья сәламәтлек көне үтте

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Мәмәшир авыл китапханәсе мөдире Мәмәшир урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе һәм балалары белән берлектә "Сәламәтлек – безнең дустыбыз" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.

Кичәнең төп максаты булып балаларга чисталык – сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү, шапшаклыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү булды.

Әңгәмә барышында китапханәче балаларга сәламәтлекне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Кунакка Доктор Айболит үзе килде, балалар өчен бу кызыклы һәм шатлыклы вакыйга булды. Ул фельдшер урынына балаларның чәч һәм тырнакларының чисталыгын тикшерде. Балалар бергә «Чисталык иленә сәяхәт» дигән презентация карадылар, шулай ук кулларны ничек юарга һәм сөртергә кирәклеге аңлатылды.

Р.Маннанның "Табиб әлифбасы" китабына күзәтү үткәрелде һәм бергәләп кызыклы битләрне кычкырып укыдылар. Кичәгә нәтиҗә ясап, балалар үзләре ук сәламәтлекнең нигезен чисталык тәшкил иткәнең тагын бер кат исбатлап, темага кагылышлы сорауларга бик дөрес җавап бирделәр. Бу тупланган мәгълүмәтне тәрбияче ярдәмендә көндәлек кулланырга суз бирделәр.

Китапханәче Габдуллина Зөлфия, тәрбияче Хәлиуллина Фария, Кукмара районы, Мәмәшир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев